- рәшәткә
- 1. Тар такталардан тезеп яки металл чыбыкларны аркылы-торкылы беркетеп эшләнгән корылма. Такта яки металл чыбыклар белән берәр нәрсәне, урынны әйләндереп алган койма, киртә 2. Каты ягулык янганда көле аска төшсен өчен куелган челтәр. РӘШӘТКӘ АРТЫНА УТЫРУ – Төрмәгә утыру
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.